» » Бөек Җиңүгә 67 ел!

Бөек Җиңүгә 67 ел! 9-05-2012, 21:35 // Категория: Общество

Бөек Җиңүгә 67 ел!Әлшәй районда төп бәйрәм чаралары Раевкадагы “Ватан-Ана” мемориалы каршында һәм Үзәк мәйданда барды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл ветераннарының бик нык сирәгәйгән сафларын, һәр елдагыча, хәрби парадта катнашучылар – район эчке эшләр хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге мәктәп укучылары сәламләде. Тантанага җыелучыларны Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин котлады. Шафрандагы киң билгеле Туганнар каберлегендә сугыш корбаннарын искә алу чаралары оештырылды. Мондагы чараларны җанландыруга “Кызыл таң” да үз өлешен кертте – редакция алып барган “Өзелгән гомерләр эзеннән” бөтенруссия акциясе Туганнар каберлегенә илебезнең төрле төбәкләреннән килүчеләр санын арттырды.

Бөек Җиңүгә 67 ел!
Тантаналы бәйрәм чаралары авыл биләмәләрендә дә оешкан төстә үтте.

Гайниямак авылындагы обелискка чәчәкләр салу өчен мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары – бүгенге хөрмәтле ветераннар, авыл халкы җыелды. Җыелучыларны авыл хакимияте башлыгы Назлыгөл Нәсыйбуллина, урындагы “Колос” җәмгыяте директоры Руслан Әюпов котлады. Әлеге предприятие исәбеннән 38 тыл ветеранына һәм тол калган яугир хатыннарына бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.

 

 

Рәүф ХӘКИМОВ










Место для рекламы