Әлшәй хәбәрләрен кем җиткерә? 30-12-2011, 07:43 // Категория: Общество
77 ел дәвамында әлшәйлеләрнең ышанычлы таянычы һәм киңәшчесе булган район гәзите редакциясе коллективы яңа елны яңа өметләр һәм планнар белән каршылады
Моннан өч дистә ел элек хезмәт юлымны башлаган Әлшәй районы гәзитенә бервакытта да битараф булалмадым. Кайда гына эшләсәм дә, аның иҗади коллективы белән хәбәрләшеп, аралашып яшәдем, мөмкинлек табып, хезмәттәшлек итеп, язышкалап тордым. Шуңа күрә каләмдәшләремнең һәр уңышын күреп сөендем, авыр минутларында алар белән бергә көендем. Ә авырлыклар булмады түгел. Редакциянең әлегәчә үз бинасы булмау үзе генә дә ни тора! Нәтиҗәдә, соңгы 30 ел эчендә каләмдәшләрем дүртенче бинага күчәргә мәҗбүр булды. Бүген, шөкер, зур чыгымнар түгеп булса да, иске бер мәктәп бинасын ремонтлап керделәр. Бүлмәләр җитәрлек, иркен, җылы, якты. Эш өчен дә, ял өчен дә бар уңайлыклар да тудырылган. Раевканың бер читендә, халыкка барып йөрер өчен бигүк уңайлы урында булмавы гына эчне кыра кыруын.
Инде үзебез генә түгел, безнең белән даими аралашучы гәзит укучыларыбыз да, игълан бирүчеләребез дә өйрәнде шикелле. Иң мөһиме, эш шартлары әйбәт, - ди редакцияне ун елдан артык уңышлы җитәкләүче Светлана Жуковская.
Светлана Ивановна тагын бер куанычлы хәбәр белән уртаклашты: район гәзите яңа елда атнасына өч тапкыр нәшер ителүгә күчәчәк икән. Һәрхәлдә, республиканың матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгында бу мәсьәлә каралган, уңай карар кабул ителгән. Бу, әлбәттә, редакциянең үзе өчен дә, гәзит алдыручылар өчен дә сөенечле хәл. Бердән, редакциядә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген бирсә, икенчедән, халыкның хәбәрдарлыгында, игъланнар, реклама кабул итүдә уңай яклап сизеләчәк.
Коллектив мондый үзгәрешкә әзер. Техник яктан да, иҗади яктан да сынатырлык түгел. Әйтик, компьютерны биш бармагы кебек белгән версткалау буенча инженер Гөлназ Гыймрановага ярдәм, киңәш сорап башка учреждениеләрдән дә киләләр. Үзем дә еш кына Гөлназга баш иеп барам. Ә Гөлназ Исмәгыйль кызы ачык йөзлелеге, ярдәмчеллеге белән аерыла. Күп яшьләр тап аңардан эшкә өйрәнә.
Әлшәй гәзите элек-электән үзенең көчле, грамоталы дубляжы белән дә аерыла. Монда кайчандыр Хаҗи Әхмәтҗанов, Гәүһәр Минишева, Солтан Галиев салган һәм соңрак Фәһимә Нигъмәтҗанова, Резеда Хөсәеновалар дәвам иткән тәрҗемә мәктәбе бик уңышлы эшләп килә.
Тәҗрибәле каләм осталары Лилия Гатауллина, Зилә Валиуллина белән беррәттән үзләрен өлгергән журналист итеп таныткан Ирина Коржева, Фәнүзә Суфиянова һәм башкалар гәзитне укымлы мәкаләләр белән тәэмин итеп килә. Алар үрнәгенә яшь хәбәрчеләр иярә.
Редакция колективы район тормышында актив урын били, һәр чарада алдан йөри, үрнәк күрсәтә. Каләмдәшләремнең төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашып килүе, призлы урыннар яулавы да бары тик соклану һәм горурлык хисе уята. Алда аларны яңа уңышлар көтсен!

Рәүф ХӘКИМОВ,
Әлшәй районы.
Әлшәй районы.
Теги:
Другие новости по теме:
- Раевкалағы шәкәр заводы тамыраҙыҡты ҡабул итеп өлгөрә алмай
- Шофер очучыга тиң иде...
- Базда “туган” буынчы
- Әлшәй кызы Ырынбурны данлый
- Бөек Җиңүгә 67 ел!
Место для рекламы