» » Шофер очучыга тиң иде...

Шофер очучыга тиң иде... 28-01-2013, 15:24 // Категория: Общество

Тагын ике елдан Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләячәкбез. Яугирләр инде бик аз калып бара. Димәк, сугыш чоры балаларын да барлар вакыт. Шуларның берсе — Әлшәй районының Айдагол авылында яшәүче Ирхәт Шәяхмәтов.

Ирхәт абыйга һәрвакыт олы ихтирам белән карадым. Тәү чиратта, аның машина йөртүе тирән тәэсир калдыргандыр, чөнки зур юл өстендә утырган бәләкәй авылыбыз өчен 50-60нчы елларда шофер очучыга тиң һөнәр иде. Ә Ирхәт абыебыз аркасында без машинаны күрү генә түгел, тотып та карый ала идек. Авыл аша үтеп, Аксен станциясенә йөк ташыганда аның крокодилга тартым яшел төстәге “ЗИС”ы еш кына йорты янында туктала иде. Шофер төшке аш ашаган арада без аның “ЗИС”ын уратып алабыз. Кем — астында, кем — өстендә, дигәндәй. Моны сизеп торган Ирхәт абый, ашык-пошык капкалап, килеп тә чыга. Берәү булса, аяк астында буталучы малай-шалайны сүгеп, куар, башкача якын килмәслек итеп куркытыр иде, ә Ирхәт абый аңа гына хас елмаю белән тыйнак елмаер да: “Таптала күрмәгез тагын!” дип, читкәрәк китеп торуыбызны сорар, тәгәрмәчләренә типкәләп, машина астына күз салыр һәм, безне кызыштырып, руль артына утырыр. Кайвакыт Ирхәт абый үзләренең капка төбендә озаккарак та туктала. Мондый чакта аның бездә кайгысы булмый — манма тиргә батып машинасы белән булаша.

Шунысы үзенчәлекле: ул гаилә кору белән машинаны атка алыштырды. Ул еллардагы техниканың еш сафтан чыгуы үзәгенә үткәндер, күрәсең. Күрше Никифар авылы сылуы Фәнүзә Кәлимулла кызы белән бергәләп алар өч дистә елдан артык фермада эшләде. Фәнүзә җиңги сыер сауды, бозаулар карады, ә Ирхәт абый савым сыерлары төркеме өчен җаваплы булды. Яшьтәше Әсһәр абый Гарифуллин белән бергә эшләделәр, һәрвакыт мактаулы терлекчеләр булдылар, фотосурәтләре район гәзите битеннән төшмәде.

Гомумән, Ирхәт абыйның тырышлыгы, дөнья көтәргә әвәслеге зур ихтирамга лаек. Дүрт кыз, ике малай атасы булган Ирхәт абый авылда беренче булып клубтан да зур өй бетереп керде. Соңрак аның үрнәгенә башка яшьтәшләре дә иярде. Әйтик, күршесе, әтисен сугышка алганда әнисе карынында калган Рәмис Нуриев, шул ук Әсһәр Гарифуллин һәм башкалар матур-матур өйләр тергезде. Әйткәндәй, Рәмис абыйга да “әти” сүзен әйтү бәхете тими.

— Әткәй, ичмасам, минем тәпи киткәнемне күргән —аны хезмәт армиясенә алганда өченче яшем белән барганмын, — ди Ирхәт абый, тумас борын ятим калган ут күршесе турында сүз чыккач.

1886 елгы Муллахмәт Шәяхмәтовка да хезмәт армиясеннән исән әйләнеп кайтырга язмый шул...

Ирхәт алты балалы гаиләдә төпчек малай булып үсә. Ачлы-туклы, чабаталы балачак аңа тормыш сынауларын тешне кысып күтәрә белергә өйрәтә. Аның өчен иң зур сынау — фермада үз урынына калган төпчек уллары Илшатның фаҗигале үлеме була. Аны эштән кайтып килгән чагында зур юлдан узып баручы машина бәрдереп китә. Машина руле артында Себер якларында эшләүче Айдагол егете була...

Ирхәт Шәяхмәтовка карата ихтирам уяткан күп сыйфатларның берсе, әлбәттә, аның сабырлыгы. Ирхәт абый бервакытта да тавыш күтәреп, талашып йөрмәде. Ул үз сүзен тыныч кына, елмая биреп кенә әйтеп куя белә. Һәм аның сүзе, гадәттә, хәлиткеч була. Аның фикеренә олысы да, кечесе дә колак сала.

Ирхәт абыйга карата ихтирам уятучы янә бер сәбәп — аның “Кызыл таң” җанлы булуы. Бүген ул авылда бердәнбер абунәчебез, чөнки күпләр, почта вакытында таратылмый, күп вакыт гәзитләр атнасына ике, хәтта бер тапкыр китерелә дип, матбугатка язылмый. Шуңа да, авылыбызның иң абруйлы кешесе Ирхәт абыйны мин малай чагымда машиналы булганы өчен очучыга тиңләсәм, бүген килеп “Кызыл таң” гәзитенең аерылгысыз дусты булганы өчен дә ихлас ихтирам итәм. Хәер, мин генәме — теге чакта аның капка төбенә машина карар өчен малай-шалай җыелган кебек, бүген “Кызыл таң”ны укыр өчен Ирхәт абыйның клубка тиң өенә бөтен авыл агыла.

Рәүф Хәкимов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.









Место для рекламы