Базда “туган” буынчы 13-10-2012, 14:00 // Категория: Общество
Раевкада минем яшь чаклардан ук якыннан аралашкан, күп еллар бергә командировкаларда йөргән өлкән дусым бар. Бу кеше – шактый катлаулы тормыш юлы үткән, бик күпне башыннан кичергән Эдуард Әюпов. Мин институттан соң юллама буенча Әлшәй район гәзите редакциясенә кайтып урнашканда Эдуард абый дәүләт хәзерләүләр инспекциясендә эшли иде. Ул чакларда төрле белгечләрне бергә туплап рейдлар үткәрү, алар нәтиҗәсен гәзит битләрендә яктырту хуплана иде. Шуңа күрә атна саен диярлек Эдуард абый белән юлда булабыз. Аның белән командировкага чыгу үзе бер бәйрәм иде, чөнки ул ачык чырайлы, аралашырга яратучан һәм бик күпне белгән, күп нәрсә белән кызыксынган кеше. Кызык-мәзәге дә бер капчык. Кыскасы, гәзитче өчен үзе бер аяклы бүләк. Ә инде Эдуард абыйга карата “аяклы” сүзе аерым әһәмияткә ия иде. Ник дисәң, ул хезмәт юлын армиядән соң эчке эшләр органнарында башлый. Җайсыз егылып, муен өлешендәге умыртка сөяген имгәткәннән соң аяксыз кала. Озак дәваланулар, ә иң мөһиме, үзенең яңадан сафка басарга омтылуы нәтиҗәсендә яшь милиционер аягына баса башлый. Кызганычка каршы, сәләмәтлеге буенча яраткан эшен калдырырга мәҗбүр була. Шуңадырмы, умыртка сөяге, буыннар аның авырткан темасы булды. Тирә-якта ул белмәгән, ул барып күренмәгән буынчылар юк иде, шикелле.
Туган, гәзитегездә буынчылар турында язгалап торасыз - рәхмәт. Аларның эшен күрсәтү, халыкка таныту бик изге гамәл. Чөнки кешенең сәләмәтлеге, тәү чиратта, аның умырткасы торышына, буыннарының ныклыгына, һәрбересенең үз урынында булуына бәйле. Менә, минем үземне бары тик шул чын халык табиблары булган буынчылар гына яшәтеп килә. Дөрес, бүген арада аның шарлатаннары да җитәрлек – барысына да ышанырга, белер-белмәсенә барып, үз саулыгыңны хәвеф астына куярга ярамый.
Шуңа күрә дә сыналган буынчыларны халыкка таныту бик кирәк. Бу уңайдан, безнең Әлшәй районының Чебенле авылында яшәүче Миңнегөл Ихсанова турында язсаң бик урынлы булыр иде. Буыннарны аның кебек белүчеләр, оста куллы буынчылар бүген бик сирәк очрый, - дип, үзе соңгы дистә елда даими күренеп килгән бер буынчы апаны мактады Эдуард абый соңгы очрашуыбызда.
Озакламый Чебенлегә барырга сәбәбе дә табылды. Бер апам, егылып, буынын имгәткән – аягына мең бәлә белән чак-чак баса.
Аны да коткарырга кирәк, Эдуард абзыемның үтенечен дә салып таптап булмый. Каза күрүчене әлеге Миңнегөл апага алып киттем. Аның турында Эдуард абыйның “чын буынчы” дигәне хак булып чыкты, ахрысы: аксап кергән апам туры атлап килеп чыкты, ләбаса! Килгәч-килгәч, миндә күреним инде, дип, үзем дә буыннарымны Миңнегөл апа кулына тапшырдым. Ул алар буенча бармакларын йөртеп чыкты – хас гармунчы гармун телләрен капшаган сымак! Минем бу чагыштыруым Миңнегөл апаның күңеленә хуш килде:
Бик дөрес әйттең, энем, буынчы ул нәкъ гармунчы кебек – аңа күз кирәкми, чөнки буынчының күзләре аның бармакларында. Шулай түгел икән, ул инде буынчы булалмый да. Шуңа да һәр гармун тарткан кеше оста гармунчы булалмаган кебек һәр буын капшаган кеше дә чын буынчы булып китәлми. Ничек кенә димәсеннәр, буынчылык – Ходайдан бирелгән бер сәләт ул. Шуңа күрә үземә күз терәп килүчеләргә ярдәм итәлсәм, дога кылып, Ходайга рәхмәт укыйм, - диде ул буынчыны гармунчы белән чагыштыруыма ризалыгын белдереп.
Үзегезгә Ходай мондый сәләтне биргәнлеген ничек белдегез соң? Беренче кат буын утырту кайчан булды һәм кемнән башланды? – дим.
Моны аңлар өчен миңа бәрәңге базына егылып төшү кирәк булды, - дип үз-үзеннән көлеп сүз башлады Миңнегөл апа.
Шактый тирән базның баскычыннан егылган Миңнегөл башта авыртынулардан аңын җуеп ята. Билгеле, баздан үзе чыгалмый. Ул гына да түгел, аякларына басалмый, кулларын хәрәкәтләндерәлми интегә. Авылда “Миңнегөл аяк-кулсыз калган икән!” дигән сүз таралырга өлгерә хәтта – андый хәбәргә күп кирәкмени! Дәваханәдә аның сынган җирен тапмыйлар. Менә хикмәт: сынган җир дә юк – кул-аяк та йөреми! Миңнегөл үз хәле белән килешергә, күрәләтә кеше күзенә карап ятарга теләми. Әкренләп үзенең авырткан буыннарын капшый башлый. Сызлануны баса торган сыламнар кулланып, бер-бер артлы буыннарын үз урынына утыртып чыга. Һәм шундук үзенең хәле яхшыруын тоя. Шулай итеп Чебенледә буынчы туа!
Миңнегөл апа, ә буынның үз урынында булмавын ничек билгелисез соң? – дип аптырыйм.
Бу авыр түгел. Беренчедән, ул үзен авыртуы белән белдерә. Икенчедән, кешедә бер үк төрле берничә буын – аларның барысы да беръюлы чыкмаган. Димәк, исәннәрен капшап карап, имгәнгәнен чамалап була: исәне ничек тә – урыныннан купканы ничек, - Миңнегөл апа үзенең “һөнәри серләрен” яшерми – бу үзе үк аның чын буынчы, халык табибы булуын, үз сәләтеннән табыш алырга омтылмавын күрсәтеп тора.
Хәер, ата-анасы гармун сатып алып биргән һәр бала гармун уйнарга өйрәнәлмәгән кебек буын тотып караган һәркем буынчы булалмый шул инде! Чынлап та, бары тик Ходайдан бирелгән сәләт кенә гармунчыны – гармунчы, буынчыны буынчы итә ала торгандыр.
Нәселегездә дә берәр буынчы булмадымы икән? – дим, әлеге уйлар күңелгә килгәч.
Әниемнең бертуганы колхозда мал врачы булып эшләде – малларның буынын бик оста утырта торган иде мәрхүм. Кайчак кешеләргә дә ярдәме тия иде. Эре малның буынына көчең җиткәндә кешенеке нәрсә инде ул! – Миңнегөл апа үзендәге буынчылык сәләтенең нәселдән килүен шулай аңлата.
Әйткәндәй, берчак аның үзенә дә яшь тананың буынын утыртырга туры килә. Колхозның бер тонна тарткан нәсел үгезе белән “очрашкан” тана аяксыз кала. “Миңнегөл, син бит буынны яхшы беләсең – кара инде, зинһар, ярдәм ит, качкан танабызны суярга мени инде хәзер!” – дип ялварып килә аңа бер авылдашы. Сүз екмыйм дип кенә барган Миңнегөл сыер малының да чыккан буынын бик тиз таба һәм, тырыша торгач, урынына утырта. Шулай итеп яшь тананы “пычактан” коткарып кала.
...Мин үзем төрле сихерчыларга, бар чирдән, хәтта яман шешнең соңгы стадиясеннән “дәвалаучыларга”, күрәзәчелек итүчеләргә тамчы да ышанмыйм. Кеше андыйларга, әлбәттә, аптыраганнан, чарасызлыктан бара. Әмма бу зур хата һәм гонаһ. Аферистлар хәзер адым саен. Аларны да таный белергә вакыт. Ә аларны чын халык табибларыннан аеру кыен түгел – алар, гадәттә, кабул итүне үк хак сораудан, яисә, шуңа ишарәдән башлый. Я соңыннан күз дә йоммый ат хакын таләп итә һәм, кимендә тагын ун тапкыр килергә кирәк булыр, ди. Андыйлардан шундук качарга кирәк. Чын халык табибы биргәнеңне дә алмый. Алганда да, күпме бирүеңә карамыйча, хәер итеп кабул итә – догаларын укып, синең саулыгың өчен Ходайга рәхмәт укырга онытмый.
Ә мин әлеге язмамны тәмамлап, үз чиратымда, Тәңребезгә җир йөзенә Миңнегөл Бәхтияр кызы Ихсанова кебек изге җанлы, оста куллы чын халык табибларын җибәргән өчен рәхмәтлемен.

Рәүф ХӘКИМОВ,
Әлшәй районы.
Әлшәй районы.
Теги:
Другие новости по теме:
- Раевкалағы шәкәр заводы тамыраҙыҡты ҡабул итеп өлгөрә алмай
- Шофер очучыга тиң иде...
- Әлшәй кызы Ырынбурны данлый
- Бөек Җиңүгә 67 ел!
- Әлшәй хәбәрләрен кем җиткерә?
Место для рекламы